Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Булат Гатауллин «Алтын битлек» алганда остазы Тәслимә Хәләфне искә алды
Кариев театры артисты Булат Гатауллин «Алтын битлек» театр премиясен кабул итеп алганда остазы Тәслимә Хәләфне искә алды.
«Минем тагын бер кешене – остазыбызны искә алып рәхмәтләремне җиткерәсем килә, ул исән түгел инде. Тәслимә апа, бу җиңүебез сиңа дога булып ирешсен иде», – диде ул Вахтангов театры сәхнәсеннән остазының рухына мөрәҗәгать итеп.
Кичә «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы үтте. Лауреатлар арасында Татарстанның өч театры – Камал театры, «Әкият» курчак театры һәм Кариев театры бар иде.
Кариев театрына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча куелган спектакль өчен «Ил язмышына мөнәсәбәте һәм милли герой эзләве өчен» формулировкасы белән махсус премия тапшырылды. Призны ГИТИС ректоры Григорий Заславский тапшырды.
Спектакльнең режиссеры Тимур Кулов һәм артист Булат Гатауллин драматургка, яктырту буенча рәссамга, композиторга, хореографка, гомумән, барлыкка коллективка рәхмәт сүзләре әйтте.
«Яраткан театрыма – Кариев театрына зур сәламнәр. Традиция буенча - Татарстан, мин яратам сине!» – дип татарча һәм русча чыгыш ясады Булат Гатауллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз