news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Булачак укытучылар өчен Арчада "Кышкы мәктәп" эшләде

"Мәктәп"тә Татарстан педагогик вузларының 113 беренче курс студенты катнашты.

Булачак укытучылар өчен Арчада "Кышкы мәктәп" эшләде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 26- 28 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен "Кышкы мәктәп" уздырылды. Бу проект Татарстан Республикасы территориясендә вузларда педагогика юнәлешләре буенча укучы студентларга ярдәм буларак оештырылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Казан (Идел буе) Федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, КФУның Алабуга институтының беренче курста белем алучы 113 студенты "Кышкы мәктәп" эшендә катнашты. Программада тренинглар, мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, педагогика темасына фильмнар карау һәм алар буенча фикер алышу һ.б. каралган иде.

Студентларга стипендия белән ярдәм итү проектын чынга ашыру 2016 елда Татарстан Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән башланды. Ул республика авыл районнарында һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан вузларда математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укучыларына кытлыкны бетерү максатыннан оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot