news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булачак солдатларга быел телефон бирелми

10 еллык традициягә быел нокта куелган.

Булачак солдатларга быел телефон бирелми
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстаннан 53 егет ил чикләрен сакларга китте. Моңа кадәр солдатка юл биштәре белән кәрәзле телефон да бирелә иде. Быелдан хәрби хезмәткә баручыларга һәм аларның әти-әниләренә “Әниеңә шалтырат” (“Позвони маме”) федераль проекты кысаларында 1-3 сим-карта бирелә. Ул махсус ташламалы тарифка көйләнгән.

Шулай ук җыелу пунктларында банк карталары да биреләчәк. Ай саен шул картага гади солдатларга - 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум акча күчәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда язгы чакырылыш кысаларында 4000 егет хәрби хезмәткә алыначак. Шуның 703е ил каршындагы бурычын үти башлаган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100