news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Булачак пенсия күләмен арттыру ысуллары турында сөйләделәр

Булачак пенсия күләмен арттыру ысуллары турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиялеләр булачак пенсия күләмен корпоратив пенсия программалары, озак вакытлы акча җыю программасы яки югары хезмәт хакы белән арттыра ала. Аның өчен югары пенсия баллары исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец. Бу хакта РИА Новости яза.

«Булачак пенсия күләмен арттыруның берничә ысулы бар. Мәсәлән, корпоратив пенсия программалары булган компанияләрдә эшләргә мөмкин. Ул вакытта булачак пенсиягә социаль фондка тупланмалар гына түгел, ә эш бирүчедән шәхси хисапта җыелачак акча да китәчәк», – диде Иванова-Швец.

Ул ачыклык керткәнчә, гражданнар булачак пенсияләрне арттыруның башка ысулларын мөстәкыйль куллана ала. Аерым алганда, озак сроклы акча җыю программасында катнашырга мөмкин. Анда хезмәткәрнең шәхси кертемнәренә дәүләт финанславы кысаларында акчалар өстәләчәк. Моннан тыш, эксперт аңлатканча, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә һәм анда индивидуаль график буенча акча түләргә мөмкин.

Шул ук вакытта Иванова-Швец иң гади һәм ышанычлы ысул дип югары хезмәт хакы белән рәсми эшкә урнашуны атады. Эксперт сүзләренчә, нәкъ менә легаль югары керем ел саен максималь күләмдә пенсия балларын эшләп алырга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot