news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Булачак педагоглар җәмгыять белеме урынына профильле БДИ тапшыра башлаячак

Булачак педагоглар җәмгыять белеме урынына профильле БДИ тапшыра башлаячак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Россия Мәгариф министрлыгы педагогика югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләрен үзгәртәчәк. Хәзер профильле юнәлешләргә укырга баручы абитуриентларга сайланган фәннән БДИ тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

«Математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» профильләре буенча педагогик юнәлешләргә укырга кергәндә җәмгыять белеменнән БДИ укырга керү өчен мәҗбүри сынау буларак исәпкә алынмаячак. Аның урынына абитуриентларга профильле фәннән имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Министр аңлатканча, үзгәрешләр көчле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Боерык 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, ә яңа кагыйдәләр 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясеннән башлап гамәлгә кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot