news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый

Гагарин Кубогы өчен бәхәстә Мәскәү командасы КХЛ Көнчыгыш конференциясе җиңүчесе “Ак Барс” белән очрашачак.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый. Анда Мәскәү командасы Казанның “Ак Барс” командасына каршы уйный.

Гагарин Кубогы финалы 14 һәм 16 апрельдә Казанда “Ак Барс” белән ЦСКА арасында ике матч белән башланачак. Аннан серия Мәскәүгә күчә. Анда көндәшләр 18 һәм 20 апрельдә очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot