Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә актанышлылар өченче урын алды
Кыска гына вакыт эчендә районның "йөзек кашы"на әверелгән гимназиянең әлеге сәләтле яшьләре Актанышка 16 май көнне кайтачак.
(Актаныш, 14 май,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Руслан Усманов). Румыния башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы 7 сыйныф укучылары III урынны яулады, дип яза җирле басма.
Гимназиянең перспектив, яшь укытучыларының берсе булган Гыйлаев Фәнил җитәкчелегендәге 3 укучы - Аделя Усманова, Таңсылу Хаҗиева, Марат Вихаревлар, үзләре тарафыннан әзерләнгән проектны уңышлы яклап,зур җиңүгә иреште.
Ерак араларны якын итеп Актаныштан Румыниягә барган бу укучылар, шул рәвешле, Актаныш, Татарстан данын гына түгел, Россияне дә яклап чыгыш ясадылар.
Кыска гына вакыт эчендә районның "йөзек кашы"на әверелгән гимназиянең әлеге сәләтле яшьләре Актанышка 16 май көнне кайтачак.
Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә 46 илдән 1016 укучы катнашкан, алар тарафыннан 595 проект тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз