Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә делегациясе Удмуртиядәге район шефлыкка алган хәрби частьта булды

Бөгелмә районы делегациясе Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендәге район шефлыкка алган хәрби частьта булып кайтты.
Төркем составына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Калинин, хәрби комиссар Рафаэль Миннәтдинов һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре керде. 53701нче часть белән хезмәттәшлек 2008 елның 8 апреленнән бирле алып барыла: бу вакыт эчендә биредә Бөгелмәдән 300дән артык егет хәрби бурычын үтәгән.

30 ноябрьдә яшь солдатлар өчен мөһим вакыйга булды – алар хәрби ант кабул итте. Саф алдындагы мәйданда Татарстаннан алты егет (шуларның өчесе – Бөгелмә районыннан) Ватанга тугры булырга ант итте.
Һәр хәрби хезмәткәргә Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Делегация шулай ук азык-төлек, шул исәптән районда җитештерелгән продуктлар – атланмай һәм сыр алып килгән иде.

Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм Бөгелмә сөт комбинатына игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Эшкуар Мансуров частькә өстәмә бүләк - заманча телевизор тапшырды.

Татарстанның Бөгелмә районы матбугат хезмәте фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз