news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, һәр ел саен нәкъ менә апрельдә янгыннар саны арта. Еш кына бу коры үлән янып китү белән бәйле була.

«Еш кына янгыннар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Бу чорда янгын сагы хезмәткәрләренә эш арта. Мәсәлән, узган елда аларга йөз тапкыр янгын сүндерергә чыгарга туры килде», - диде Максим Трущин.

Янгынга каршы махсус режим чорында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы дәүләт күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырачак. Коры үлән яки чүп яндырганда тотылган кешеләргә штраф яный. Аның суммасы янгынга каршы махсус режим вакытында ике тапкыр арта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100