news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгеннән башлап Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте графигы үзгәрә

1 июньнән Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте графигы үзгәрә. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрдә линиягә 5 минут 33 секунд хәрәкәт интервалы белән 10 вагон чыгачак.

Әлеге карар пассажирлар агымын исәпкә алып кабул ителде, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» предприятиесендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан метросында пик сәгатьләрдә 11 электропоезд февральдә йөри башлады. Ул вакытта график платформаларны тиз арада бушату өчен үзгәртелгән иде. Бу турыда Казан мэриясе яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot