news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгенге сайлауларда Актанышта 7 кеше беренче тапкыр тавыш бирде

Бүгенге сайлауларда Актанышта 7 кеше беренче тапкыр тавыш бирде
"Актаныш"

Бүгенге сайлауларда Актаныш районында яшәүче 21336 сайлаучының 458е катнашырга тиеш. Алар арасында 7 граждан сайлауларда беренче тапкыр үз тавышын бирде. Сайлау участокларына гражданлык позициясен белдерергә беренче тапкыр килгән яшьләрне истәлекле бүләк тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

«Алга» дип язылган ачкыч элмәсе шушы көннең бер хатирәсе булып сакланыр, дигән ышанычта оештыручылар.

Сайлауларга чакыру да үзенчәлекле - бердәм тавыш бирү көне алдыннан 18 яше тулган яшьләргә менә шундый бик матур итеп ясалган милли бизәкле Татарстан Республикасы картасы сурәтләнгән открытка-чакыру кәгазьләрен тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot