news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгенге көнгә республикада 2 млн тоннадан артык ашлык суктырылган

Татарстан игенчеләре икенче миллион тонна ашлык җыйды. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 531 мең гектар мәйданда суктырылган. Бу барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Бүгенгә республикада 2 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 38,1 ц/га. Җыелган ашлык күләме буенча Минзәлә районы алда бара – 108 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы – 91 мең тонна, өченче урында Алексеевск районы – 83 мең тонна», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бөртеклеләрнең иң югары уңдырышлылыгы хәзер Тәтеш районында күзәтелә – 56,3 ц/га, шулай ук Аксубай, Зәй һәм Минзәлә районнарында.

news_right_1
news_right_2
news_bot