news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген җылылык +1 градустан артмаячак, көндез явым-төшем туктый

Бүген Татарстанда болытлы, әмма шактый коры һава торышы көтелә, температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән урыны белән төбәкнең көньяк-көнчыгышында кар һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем булырга мөмкин.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.

Салкын төннән соң Татарстанда көндез һава -2..+1 градуска кадәр җылыначак (Казанда -1..+1 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot