news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Ялкын» журналы «Татмедиа» бинасы янында «Карбыз Party» оештыра

Чарага килгән кунакларны карбыз белән сыйлаячаклар.

Бүген кичке 17:00 сәгатьтә «Ялкын» журналы «Татмедиа» бинасы янында «Карбыз Party» оештыра. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара ачык һавада уза, керү ирекле. Килгән кунакларны карбыз белән сыйлаячаклар. Махсус фотозона булачак.  

«Карбыз Party»ны Айваз Садыйров алып бара. Чарада Лэйна, «Караш» төркеме, Акбулат, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Гарафиева чыгыш ясаячак. 

Соңыннан дискотека булыр дип көтелә.

Чара Декабристлар урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot