Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачыла
Бүген «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачыла. Шуарга килүчеләр тимераякларны прокатка алып тора, шулай ук шәһәр халкы үз тимераяклары белән дә килә ала.
Кунаклар өчен бүләкләр уйнату каралган, эстафеталардан һәм музыкаль чыгышлардан торган бәйрәм программасы әзерләнә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.
Кышкы чара 17:30 сәгатьтә башлана. «Хезмәт резервлары» стадионы Горький паркында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанның спорт үзәкләрендә 200дән артык пар тимераяк яңартылды. Шул исәптән «Хезмәт резервлары» стадионы 50 пар тимераяк кайтартты.
Кыш көне казанлылар өчен тимераякта шуарга 105 урын: 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз