news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә
"Хезмәт"

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу көн зурлап билгеләп үтелмәсә дә, бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш.

Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшли, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр.

Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Барлык авыл хатын-кыз хезмәтчәннәрен, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхетле киләчәк, гаилә тигезлеге, сәламәтлек телибез, якыннарыгызның хөрмәтендә кадерле кеше булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын!

 

news_right_1
news_right_2
news_bot