news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Качману бәйрәмендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чумылды

Качману бәйрәмендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чумылды
Сергей Димитриев
Фото: tuganaylar.ru. Видео: Ралинә Сәлимова

Бүген Кукмара районы Село-Чура авылында Качману бәйрәмен билгеләп уздылар. Чумылуда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Судан чыккач, ул үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

«12нче ел коенам. 19, 20 һәм 21нче гыйнварларда өч көн рәттән су керергә тырышам. Мин бөтен кешегә дә коенырга киңәш итәм. Чөнки аннары энергия ел буена җитә. Салкынга зарланучылар бар. Ничә ел буена авырганым юк», –диде ул.

Керәшен блогеры Олеся Дмитриева су коену гөнаһлардан арынырга булышуын әйтте.

«Һәркемнең кечкенә генә булса да җазыклары бар. Хәтта кеше турында гайбәт сөйләү – ул да гөнаһ. Мин 18 яшьтән бирле Качману бәйремендә су керәм. Шундый рәхәт булып китә», – диде ул.

Чура авылының тракторист-блогеры Василий Иванов су коенырга курыкмаска киңәш итте. 

 

«Судан чыккач, бик рәхәт. Кергәндә генә салкын ул.  Курыкмаска кирәк. Кергәндә бөтен нәрсәне Аллага тапшырып керәбез. Берничә секундтан тән кире җылына. Шәп!» – дип сөйләде Василий Иванов.

Качману бәйрәменә Чура авылы халкы, шулай ук Түбән Чура, Пчеловод кебек күрше авыллардан да килгәннәр. 

Халык сөйләвенчә, биредә төнге уникегә кадәр су керәләр. Кич белән халык саны тагын да арта икән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100