news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк

Бүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк
Фото: kremlin.ru

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк. Традиция буенча чарага хөкүмәт әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Быел, узган елдагы кебек үк, кунаклар арасында махсус операциядә катнашучылар да булачак.

Владимир Путин үз мөрәҗәгатендә илдәге хәлләргә бәя бирәчәк, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Федераль Җыенга юлламада Россиянең алдагы алты елга бурычлары яңгыраячак, дип белдерде Президент Владимир Путин.

«Бу гади сөйләшү генә түгел, бу бурычларны билгеләү, без, әлбәттә, аларны үстерергә һәм чишәргә омтылачакбыз. Сәяси, эчке сәяси календарьны исәпкә алып, бу ким дигәндә алдагы алты елга бурычлар билгеләү булачак», — дип белдерде ул «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында.

Путин хатның тексты өстендә һәрвакыт үзе эшли. Президент матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, дәүләт башлыгы дистәләгән телефон шалтыратулары ясый, хөкүмәт әгъзалары, ведомство җитәкчеләре, администрациядәге ярдәмчеләре белән очрашулар үткәрә, һәм, әлбәттә, документны әзерләү элементларының берсе – киңәшмәләр сериясе. Бу хакта Российская газета яза.

Россия лидеры юлламаны соңгы тапкыр 2023 елның 21 февралендә игълан иткән иде. 2022 елда Владимир Путин закон чыгаручылар каршында чыгыш ясамады, бу «вакыйгаларның зур динамикасы» белән бәйле дип аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100