Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Уфада бал ярминкәләре уза
Уфада бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. Аларда бал, башка төрле умартачылык продукциясе, шулай ук Башкортстанда җитештерелгән яшелчәләр һәм азык-төлек сатып алырга була. Бу турыда Башкортстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә искәрттеләр. «Башинформ» шул турыда яза.
Ярминкә Уфаның Киров, Октябрь һәм Совет районнарында оештырылган. Бал ярминкәләре бүген Рабкоров урамындагы 3, 5, 7 һәм 20 нче йортлар, Спорт сарае һәм Яшьләр сарае каршындагы мәйданчыкларда бара.
Традиция буенча, ярминкәләр 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз