news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Түбән Новгородта беренче тапкыр Идел буе Сабан туе булды

Бүген Түбән Новгородта беренче тапкыр Идел буе Сабан туе булды
Салават Камалетдинов

Бүген Түбән Новгородта Идел буе Сабан туе булды. Ул Түбән Новгородта беренче тапкыр уздырыла. Бәйрәмгә барлыгы 40тан артык төбәктән делегация җыелды.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килгән кунакларны сәламләде.

«Хөрмәтле кунаклар, мин сезнең белән Габдулла Тукай сөйләшкән, бөек татар телендә исәнләшәм. Без Идел елгасы һәм Идел буе Сабан туе дигәндә, һичшиксез, бөек Россияне күзаллыйбыз. 15 субъект Иделдә урнашкан, 26 елга Иделгә кушыла. Шуңа күрә бүген 41 татар автономияләре вәкилләре Түбән Новгородта җыелды», – диде ул.

Сабантуй паркның берничә мәйданчыгында узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунаклар традицион татар ашларын татып карады, спорт ярышларында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100