news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә була

3 июньдә, айның беренче сишәмбесендә, Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеен һәм аның филиалларын бушлай карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килүчеләр өчен А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, Е.А.Боратынский музее, В.И Ленин-Ульянов – Ленин йорт-музее, Габдулла Тукай әдәби музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее, Каюм Насыйри музее, Муса Җәлил музей-фатиры, композитор Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев музее, «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәген карау бушлай була.

Барлык экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары күрсәтелгән бәяләр буенча түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot