news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Эскишәһир каласында «Төрек учаклары» оешмасының IX яшьлек корылтае башланды

Бүген Төркиянең Эскишәһир каласында Идел-Урал төбәгендәге дини уяну һәм заманлашу турында сөйләшәләр. Бу хакта “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасының Истанбул бүлекчәсе җитәкчесе Җәзми Байрам хәбәр итә. 

Эскишәһирдә башланган IX яшьлек корылтаеның ачылу тантанасында әлеге тема буенча Мимар Синан ис. нәфис сәнгать университеты галиме, тарих профессоры Исмәгыйль Түркоглу чыгыш ясый. Аның доклады “Төркестанның интеллектуаль тарихы: Идел-Урал төбәгендәге дини уяну һәм заманлашу” дип атала. 

Фәнни чарада яшь галимә Сенанур Җанның да “Чыңгыз Айтматов белән вакытның алдан күрүчәнлеген аңлау” дигән темага чыгыш ясавы көтелә. 

Яшьлек корылтае төрки дөнья мәсьәләләре буенча яшь галимнәргә тикшеренү алып бару һәм аларның нәтиҗәләрен фәнни мәкаләләр белән ачыклау мөмкинлеге бирә. Шунлыктан корылтай эшчәнлегендә чыгыш ясаучыларның күбесен яшьләр тәшкил итә.  

IX яшьлек корылтай  “Төрек учаклары”ның корылуына 110 ел тулуга багышланган. Ул “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасының Эскишәһир бүлекчәсе тарафыннан оештырылган. Әлеге җәмгыять милләттәшебез, татар-төрек галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Мостафа Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе, Төркия дәүләтенең идеологы Йосыф Акчураның инициативасы белән төзелгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100