Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген төнлә Казанның берничә парковкасын кардан чистартачаклар
ТР башкаласында 17 гыйнвардан 18 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар. Шәһәр администрациясе автомобиль йөртүчеләрдән техника эшенә комачауламас өчен машиналарны парковкалардан алып куюларын сорый. Бу хакта тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр, дип тапшыра Казан мэриясе.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адресларда урнашкан түләүле парковкалар чистартылачак:
Хөсәен Ямашев проспекты (260нчы номерлы зона);
Четаев урамы (319нчы һәм 209нчы номерлы зоналар);
Бондаренко урамы (215нче номерлы зона);
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр Некрасов урамындагы парковканы чистартачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз