news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген төнлә Казанда «Хәтер шәме» акциясе узды

Бүген төнлә Казанда «Хәтер шәме» акциясе узды
Фото: «Татар-информ», Александр Хевронин

Бүген төнлә Татарстан башкаласында «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.

«1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу безнең илнең барлык халкы өчен фаҗигале дата. Һәм бүген иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән без, Яшь гвардия, «Хәтер шәме» акциясен оештырабыз», – дип белдерде ул.

Акциянең асылы – Горький паркындагы Мәңгелек уттан лампадаларны кабызып, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка кадәр җәяү узу. Һәм инде Җиңү паркында бу лампадалар куела һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алына.

«Без бу акцияне Бөек Ватан сугышында Җиңү китергән бабаларыбызны искә алу өчен эшлибез, чөнки бу кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш. Безнең әлеге кешеләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Һәм без истәлекне хөрмәтләп, аны киләчәк буынга тапшырырга гына түгел, ә ата-бабаларыбызга лаеклы булырга тиеш», - дип ассызыклады Шиһабетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot