news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Тинчурин театрында мобилизациягә алынучыларның балалары Яңа ел бәйрәмен карады

Бүген Тинчурин театрында мобилизациягә алынучыларның балалары Яңа ел бәйрәмен карады
Салават Камалетдинов

Бүген Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәмен үткәрде. 

Балалар Яңа ел тамашасында Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары белән очрашты. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде. Соңыннан Шамил Фәрхетдиновның «Тылсымлы арена» әсәре буенча спектакль карады.

Тинчурин театрының баш администраторы Зөлфия Бәшәрова бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарыннан килүләрен әйтте.

«Без район администрациясенә хатлар җибәрдек. Алар мобилизациягә алынучыларның балалары булган гаиләләрне барлап чыкты. Театрыбызга Казаннан, Лаеш, Биектау, Теләче районнарыннан килделәр. Кунаклар иртәгә дә көтелә. Әлеге проект өчен ике көн билгеләнгән», - дип сөйләде ул. 

Мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме «Мелита-Аренда», «Алексеевскдорстрой», «Кроу Аудэкс» оешмалары, «Спасение» медицина иминиятләштерү җәмгыяте, Казан май комбинаты, «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100