Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген термометр баганалары +10 градуска кадәр генә күтәреләчәк
Бүген Татарстанда антициклон йогынтысында салкынча һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән (ләкин Казанда түгел) ул секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын һәм кыраулы төннән соң, көндез төбәк буенча һава 5-10 градуска кадәр генә җылыначак. ТР башкаласында тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +7.. +9 ка кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз