news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Телсез күке» фильмы Татарстан прокатына чыга

Бүген - 10 апрельдән - Татарстанда Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмы киң прокатка чыга. «Фильм кукмара, Балтач, Әлки, Питрәч, Чүпрәле, Чистай, Саба районнарында, шулай ук, Алабуга, Түбән Кама, Болгар, Лаеш, Азнакай, Баулы, Буа шәһәрләрендә, Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Ютазыда һәм Балык Бистәсендә күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Казанда фильмны «Мир» кинотеатрында карап булачак.

«Фильмны дистирбьюторлар аша Россия буенча күрсәтү планлаштырыла. Инглиз, төрек, гарәп телләренә тәрҗемә эшләнгәч, чит илләрдә күрсәтү дә күзаллана. Финляндиядә яшәүче татарлар да карый алачак. Шулай ук фильмның режиссеры Рәүф Кубаевның туган җирендә – Ташкентта күрсәтү дә планлаштырыла», диелгән оештыручылар хәбәрендә.

«Телсез күке» фильмы федераль акчаларга төшерелгән. «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә Татарстан Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус призына ия булды.

Фильмда актерлар Инсаф Нәҗипов, Эльдар Гатауллин һәм җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук, Зөлфәт Хәким үзе төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100