news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Татмедиа» бинасы янында шикәр һәм холестеринны тикшертеп була

Бүген «Татмедиа» бинасы янында шикәр һәм холестеринны тикшертеп була
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бүген «Татмедиа» бинасы янында «Массакүләм мәгълүмат чаралары урамы» дип аталган чара уза. Анда «Татмедиа» басмалары да үзләрен төрлечә тәкъдим итә. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе халыкның сәламәтлеге турында кайгыртырга булган һәм табиблар чакырган.

«Ватаным Татарстан» газетасы тәкъдим ителгән мәйданчык янында табиблар халыкны кабул итә. Анда медицина картасын тутырырга кирәк. Аннан соң кан басымын үлчәтергә, шикәр, холестеринны тикшертергә була. Соңыннан терапевт үзенең киңәшләрен бирә.

«Без сәламәтлек сагында торучыларны чакырырга булдык. Безнең газета уен-көлке, җыр-биюгә генә корылмаган, без газетаны халыкка файдалы булу максатыннан чыгарабыз. Бүген дә халыкка ярдәм итәсебез килде. Безнең газетаның максаты – халыкка файдалы булу», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Зөлфия Хәлиуллина.

Табиблар 16:00 сәгатькә кадәр «Татмедиа» янында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100