news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанның җиде муниципаль районына башлыклар сайланды

Бүген Татарстанның җиде муниципаль районына башлыклар сайланды
Фото: «Татар-информ»

Бүген яңа җирле үзидарә вәкиллекле органнарының беренче утырышларында Татарстанның җиде муниципаль районы башлыклары сайланды.

Аксубай муниципаль районын Алмаз Мингулов, Чүпрәле районын Марат Гафаров, Яшел Үзән районын Михаил Афанасьев, Яңа Чишмә районын Егор Тарнавский, Балык Бистәсе районын Радик Ислямов, Спас районын Роман Исланов, Чирмешән районын Рамил Айбатов җитәкләде.

Якын көннәрдә республиканың калган муниципаль районнары буенча карарлар кабул ителәчәк.

Кичә Татарстанда унбиш муниципаль район башлыгы сайланды.

Азнакай районын – Марсель Шәйдуллин, Актаныш районын – Ленар Зарипов, Әтнә районын – Рөстәм Хисамиев, Бөгелмә районын – Дамир Фәттахов, Югары Ослан районын – Евгений Варакин, Биектау районын – Равил Хисаметдинов, Зәй районын – Рәзиф Кәримов, Кайбыч районын – Альберт Рахматуллин, Кукмара районын – Сергей Димитриев, Мамадыш районын – Вадим Никитин, Минзәлә районын – Айдар Сәлахов, Мөслим районын – Альберт Хуҗин, Сарман районын – Фәрит Хөснуллин, Тәтеш районын – Рәмис Сафиуллов, Тукай районын Камил Нәҗмиев җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot