Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстаннан хаҗиларның иң зур төркеме – барлыгы 365 кеше – хаҗга китте
Татарстан хаҗилары хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә очуын дәвам итә. Бүген Татарстаннан зур хаҗилар төркеме – барлыгы 365 кеше – хаҗга китте. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша «Комби», «Стандарт», «Комфорт», «Вип» программалары буенча сәфәр кыла. Аларны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 4 табиб озата бара. Бу төркем Казанга 15 июньдә кайтачак. Хәзерге вакытка Татарстаннан хаҗга 675 кеше китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәе хәбәр итә.
Бүген кичен сәгать унбердә (23:00) хаҗга тагын 98 кеше китәчәк. Аларны Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе урынбасары Булат хәзрәт Баһаветдинов озата бара.
2025 елда хаҗга республикадан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы хаҗиларының соңгы төркеме 31 майда юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 13 июньдә кайта башлый, соңгы төркем 2025 елның 21 июнендә кайта.
Хаҗ кылучыларны фикһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирәчәкләр, йолаларга өйрәтәчәкләр, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйләячәкләр. Җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланда, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз