news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар, көчле җил һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 3 июльдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада яңгырлар дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Көнбатыш җиленең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр, ә яшенле яңгыр вакытында 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез һава температуры +17...+22 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +19...+21 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot