news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

2 июльдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз һәм уртача яңгырлар явачак, көндез кайбер районнарда көчле яңгырлар һәм яшен фаразлана.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температура +9...+14 градус, көндез +16...+21 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot