news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

25 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан булырга мөмкин, ә көндез кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә.

Көндез төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җиленең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә һава температурасы +13...+18 градус, көндез +23.. + 28 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot