news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +24 градуска кадәр җылы булуы фаразлана

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, иртән һәм көндез явым-төшемнәр, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Кайбер районнарда томан фаразлана.

Җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, яшенле яңгыр вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы +16...+21 градус, ә республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot