news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстан Республикасында 1 июльдә аязучан болытлы һава торышы урнашачак.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, тәүлек дәвамында явым-төшемнәр көтелә: урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар һәм локаль боз явуы ихтимал.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +17...+22 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot