news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, иртән һәм көндез явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән 14 метр, көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә +8...+13 градус, көндез +17...+ 22 градуска кадәр җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot