news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда яңгырлар, яшен һәм +36 градуска кадәр эсселек көтелә

Бүген Татарстанда яңгырлар, яшен һәм +36 градуска кадәр эсселек көтелә
"Татар-информ" архивы

Бүген, 9 июль көнне, Татарстанда кабат эссе һава торышы көтелә. Көн дәвамында кайбер районнарда һава температурасы 36 градуска күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге.

Көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак, җил 15-20 градуска кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 17-22 градус тәшкил итәк, көндез термометр баганалары 31-36 градуска кадәр күтәрелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Исегезгә төшерәбез, киләсе атнада республикада салкыннар булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100