news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгырлар һәм +13 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда яңгырлар һәм +13 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: "Татар-информ"

Бүген, 19 октябрьдә, Татарстанның көньяк районнарында көндез бераз яңгыр көтелә. Шулай ук иртән республиканың кайбер почмакларында томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитә.

Шул ук вакытта, көндез һава температурасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot