news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда халыкка хәбәр тарату системасын тикшерәләр

Бүген Татарстанда халыкка хәбәр тарату системасын тикшерәләр
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Татарстанда хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак.

Искәртеп узабыз, 10:40 сәгатьтә сиреналарны – республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.

Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot