news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда томан һәм +24 градуска кадәр җылы булачак

Бүген Татарстанда томан һәм +24 градуска кадәр җылы булачак

15 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез була, 9 м/с кадәр җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Төнлә температура 4-9 градус тәшкил итәчәк, ә көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда җылы һава торышы ким дигәндә сишәмбегә кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot