news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 12 июльдә, Татарстан циклонның арткы өлешендә булачак. Республика территориясендә һава температурасы төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән, башлыча Татарстан Республикасының көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булыр дип фаразлана. Урыны белән боз яварга мөмкин.

Төньяк җилнең тизлеге 7-12 м/с, кайбер урыннарда 15-20 м/с кадәр көчәячәк (Казанда 15-18 м/с).

Көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +23...+25 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot