news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә

6 майда Татарстанда һава торышы үзгәреп торачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температура +8...+13 градус, көндез +15...+20 градус, көнчыгыш районнарда + 25 градуска кадәр җылылык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot