Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм кискен җил көтелә

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аномаль эссе һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә кайбер районнарда бераз яңгыр, шулай ук томан булу ихтимал.
Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен була. Кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.
Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыт-вакыт төньяк-көнбатыштан исүгә күчә. Җилнең тизлеге төнлә секундына 3-8 метр, көндез секундына 6-11 метр була. Кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәя.
Һава температурасы төнлә +6..+11 градус, ә көндез +18..+23 градус була. Көнбатыш районнарда көннең икенче яртысында һава температурасы +10..+15 градуска кадәр түбәнәя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз