Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда карлы яңгыр көтелә

Җомга, 7 мартта, Татарстанда урыны белән карлы яңгыр ява. Республиканың кайбер урыннарында явым-төшем уртача була. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.
Иртән республикада шулай ук томан көтелә.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, ә аннары төньяк-көнбатыштан исәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Аның тизлеге секундына 5-10 метрны тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Көндезге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -2..+3 градус була.
Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны республикада юлларда бозлавык һәм кар боткасы булу турында кисәтте.
Исегезгә төшерик, Татарстанда 7 мартта кыскартылган эш көне була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз