news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кар явачак

Бүген Татарстанда кар явачак

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, иртән урыны белән аз гына кар ява. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан булачак, тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән җил тизлеге секундына 12 метрга җитәчәк. Термометр баганасы -9дан -4 градуска кадәр күрсәтәчәк. Шулай ук юлларда бозлавык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot