news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда кар күп яву сәбәпле, күз күреме начарланачак

Бүген Татарстанда кар күп яву сәбәпле, күз күреме начарланачак
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Бүген, 1 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы һәм һава температурасы күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәктә, шулай ук Казанда җепшек кар явачак. Кар күп яву сәбәпле, күз күреме 1000 метрга һәм аннан азракка начарланырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Моннан тыш, кайбер районнарда буран, бозлавык фаразлана. Иртән кайбер районнарда томан төшә. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә исә, вакыты белән көньяк-көнбатышка таба юнәлеш ала.

Татарстан юлларында бозлавык, кайбер урыннарда, шулай ук Казанда да кар көртләре барлыкка киләчәк. Республика Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә начар күз күреме булганда иминлек чараларын искәртте.

Төнге салкыннан соң (төбәкнең көнчыгышында -14 градуска кадәр) Татарстанда көндез һава температурасы 0..-5 градус (Казанда -1..-3 градус) була, ди метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100