Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда кар һәм яңгыр явачак, +4 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 28 ноябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, иртәнге сәгатьләрдә яңадан томан төшәчәк. Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килә. Төбәк юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көндез секундына 7-12 метрга кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле кайбер урыннарда секундына 15-17 метр тизлек белән көчәячәк (ТР башкаласында – 15 м/с кадәр генә).
Салкынча (-3 градуска кадәр) төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 0... +4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +2...+4 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз