news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда буран һәм көчле җил булачак

Бүген Татарстанда буран һәм көчле җил булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 11 гыйнварда, Татарстанда, температура фонының бераз күтәрелүенә карамастан, элек урнашкан аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада көннең якты вакытында урыны белән кар булыр дип фаразлана. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, бураннар булырга мөмкин.

Көндез җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан көньякка үзгәртәчәк, аның көче 8-13 м/с тәшкил итәчәк..Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы -13 градустан -18 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төбәкнең көнчыгышында -21 градуска кадәр, Казанда -13 градустан -15 градуска кадәр булачак.

10-15 гыйнварда республикада аномаль салкыннар аркасында давыл турында кисәтү гамәлдә. Якындагы декадада аның башкаласында һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot