news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда буран һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бүген Татарстанда буран һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, көндез урыны белән кар явуы, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.

Көндез температура -5..-10 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot