news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда бераз җылыта, кар явачак

Бүген Татарстанда бераз җылыта, кар явачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 29 ноябрьдә, атмосфера фронты тәэсирендә Татарстанда һава торышы тотрыксыз төс ала. Температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән төбәк буенча, Казанны да кертеп, кар явуы көтелә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, яңадан томан төшәчәк. Кайбер урыннарда юлларда бозлавык барлыкка килә.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә температура -4...+ 1 градуска кадәр (Казанда — 0... -2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot